Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Җәмгыять

Йөз процент “әйе”

Узган якшәмбедә Олы Шәмәк, Зур Әтрәч, Байраш, Сөендек җирлекләрендә депутатларны өстәмә сайлаулар булды.

Территориаль сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, сайлаулар барлык җирлекләрдә дә узган һәм дөрес дип танылган. "Бердәм Россия" партиясеннән барлык кандидатларга да сайлаучылар, 100 процент тавыш биреп, ышаныч күрсәткәннәр.

Шулай итеп, Олы Шәмәк җирлеге Советы депутаты итеп - Матюшин Иван Иванович, Зур Әтрәч җирлеге Советы депутаты - Юнысов Илнур Шәйхулла улы, Байраш җирлеге депутаты - Гобәев Әсхәт Минзаһит улы, Сөендек җирлеге депутаты итеп Измайлов Хафиз Әхмәт улы сайланган.

Район башлыгы Валерий Чершинцев район активы киңәшмәсендә аларга таныклыклар тапшырды һәм җирлек Советлары утырышларында аларны шулай ук җирлек башлыгы вазифасына бертавыштан билгеләрләр дигән ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев