Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Җәмгыять

Үз авырлыкларын белделәр

Медицина хезмәткәрләренең Бөтендөнья сәла­мәтлек көненә багышланган чираттагы акциясе Халыклар дуслыгы йортында узды.

Үз сәламәтлекләре турында белергә теләүчеләргә кан басымын, авырлыкларын, буйларын һәм кандагы шикәр микъдарын үлчәү мөмкинлеге бирелде.

Гражданнарны кабул итәр алдыннан Татарстан Рес­публикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов та теләп һәм кызыксынып акциягә кушылды. Ул рес­публикабыз халкы сәламәтлеген саклауда мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте.

"Сәламәтлегеңне сакла" проекты кысаларында тәтеш­леләрнең шундый чараларда актив катнашулары сөенечле. Мәгълүматларны истә калдыру өчен, теләге булган һәркем әлеге акция өчен махсус эшләнгән брошюралар һәм белешмәлекләр ала алды. Кич белән җирле телевидение аша Тәтеш үзәк район хас­таханәсе табиблары һәм белгечләре катнашында "Йөрәк-кан тамырлары чирләрен профилактикалау" фильмы күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев