Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Законда нәрсә бар?

    Тәтеш районың халкының күп санлы мөрәҗәгатьләре уңаеннан, прокуратура законнардагы үзгәрешләрне искә төшерә.

    "2014 елга һәм 2015-2016 елларның планлы чорларына Федераль бюджет турында"гы Федераль закон (02.12.2013, №349-ФЗ) нигезендә социаль түләүләр һәм пособиеләр күләме арттырыла.

    Мәсәлән, аерым алганда, 2014 елның гыйнварыннан ана капиталы 429408,5 сум тәшкил итә; балалары булган гражданнарга дәүләт пособиесе, "Балалы гражданнарга дәүләт пособиеләре турында"гы Федераль законның 4.2нче маддәсендә каралганча, 1,05 коэффициентына индексацияләнде; "Россиянең мактаулы доноры" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән гражданнарга еллык акчалата түләү, 1,05 индексациясен исәпкә алып, 11 мең 728 сум тәшкил итәчәк. "Минималь хезмәт хакы түләүләре турында"гы Федераль законның 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон (02.12.2013, №336-ФЗ) нигезендә агымдагы елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы айга 5 мең 554 сум тәшкил итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: