Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Үзара салым программасы ничек тормышка ашырыла: Бакырчы авыл җирлеге

    Тәтеш районы җирлекләрендә, анда яшәүчеләр карары буенча, менә инде дүртенче ел үзара салым программасы гамәлдә, безнең гәҗит редакциясе аның ничек тормышка ашуы турындагы язмаларны тәкъдим итә башлый.

    (Тәтеш, 11 сентябрь, «Тәтеш таңнары»,     Инга СӘФӘРОВА).  Бакырчы авыл җирлеге составына 6 торак пункт керә: Бакырчы, Үтәмеш, Чуаш Чурапаны, Татар Чурапаны, Чуаш Чагылдымы, Татар Чагылдымы. Беренче референдум 2014 елда узган, анда халык җирлекләрендә үзара салым акчасын булдырыргамы яки юкмы икәнлеген хәл иткән.

    “Авыл кешеләре үзара салым хи­са­бына терри­то­рияләрен тө­зекләндерү мәсьәләләренең бер өлешен хәл итәр өчен ел саен тавыш бирә. Кешеләр әлеге программаның үзләре өчен мөһим булуын аңлыйлар, өстәвенә республика хөкүмәте җыелган сумманы дүрт тапкыр арттырып финанслый”, – диде җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдинов. Авыл кешеләре үзләренең дәвамчылары өчен герой-якташлары турындагы  истәлекне сакларга теләгәннәр, шуңа күрә 2015 елда үзара салым акчасына Үтәмештә, Чуаш Чагылдымында, Чуаш Чурапанында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга обелиск төзелгән. Шулай ук 2015 елда Бакырчыда чишмә төзекләндерелгән, Чуаш Чурапанында күпер һәм юл ремонтланган, ике авылдагы зиратларны коймалап алуга төзелеш материаллары сатып алынган. Акчага 2016 елда җирлектәге барлык торак пунктларда авыл эчендәге юлларның бер өлеше ремонтланган (вак таш түшәлгән), Татар Чагылдымында урамнарны яктыртуга изоляцияле үткәргечләрне алыштыру үткәрелгән, Бакырчыда тагын бер кое төзекләндерелгән. Җирлектә яшәүчеләр авыл эчендәге юлларның зур финанс кертемнәре таләп итүен аңлап, әлеге юнәлеш буенча этаплы план төзегәннәр – 2017 елда барлык 6 торак пунктта да юлларның икенче бер өлешләрен ремонтлау дәвам ителгән. Шушы ук елны Чуаш Чурапанында кое ремонтланган, автомат фотоэлементлар белән изоляцияле үткәргечләр суздырылган. Илдар Мәтмүтгәрәй улы үзара салым прог­раммасы ярдәмендә өч ел эчендә урамнарны яктырту лампочкаларын алыштыру буенча шактый эшләр башкарылуын билгеләп үтә: әгәр 2015 елда барлык җирлектә 60 яктырткыч булса, 2018 елда инде алар 105кә җиткән, шулай ук энергияне күп  сарыф итми торган лампалар куелган. Агымдагы елда изоляцияле үткәргеч урнаштыру буенча Үтәмешкә чират җиткән – 500 метр электр чыбыгы алыштырылган, энергияне күп сарыф итми торган лампочкалар урнаштырыла башлаган. Быел авылларның башка урамнарындагы юлларны ремонтлауның яңа этабына үзара салым һәм финанслау акчасыннан 1 миллион сумнан күбрәк акча тотылган, эш башланган. Быел Чуаш Чурапаны һәм Үтәмеш сабыйлары ял вакытларын шулай ук үзара салым программасы буенча төзелгән яңа балалар мәйданчыкларында уздырганнар. Ел азагына кадәр җирлек администрациясе алга таба да Үтәмештә һәм Чуаш Чурапанында зиратларны коймалап алуны, Бакыр­чыда каберстанга керү юлын ремонтлауны планлаштыра. “Быелның барлык үзара салым акчасы эштә – бу хөкүмәт акчасы исәбе белән 1,5 миллион сумнан күбрәк. Авыл кешеләренең планнары шактый – тагын әле 18,5 чакрым юлны тәртипкә китерәсе бар (тузган дәрәҗәсе буенча), зират коймаларын ремонтлау – бу без башкарырга тиешле изге гамәл. Авылда яшәүчеләр мин җыеннарда хисап тоткан акча чыгымын контрольдә тоталар, һәм программа нәтиҗәләреннән канәгатьләр – боларны алар күрәләр. Җирлектә яшәүчеләрнең актив катнашында әлеге программада безнең планнар алга таба да тормышка ашачак дип өметләнәм”, – дип уртаклаша Илдар Шәмсетдинов.
    Олы Шәмәк авыл җирлегендә яшәүчеләр шулай ук үзара салым программасында катнаша.
    Беренче елны үзара салым акчасына Кече Шәмәктә суэтем челтәрен проектлауга юнәлтелгән зур эшләр үткәрелгән. Авыл кешеләре әби-бабаларының истәлеген хөрмәтлиләр, шуңа күрә Олы Шәмәктә һәм Кече Бисәрдә зиратларны коймалап алуда агымдагы ремонт ясалган, Кече Шәмәктә сугыш елларында һәлак булучылар обелискының коймасы ремонтланган. Урамнарны яктырту да аерым чыгымнар таләп итә.
    Икенче елны алай ук күп җыя алмаганнар, әмма калган акча ярдәм иткән, аңа суэтем челтәрен проектлауны дәвам иткәннәр, Олы Шәмәктә куркыныч тудыручы агачларны кискәннәр, урамнарны яктырту өчен электр товарлары сатып алганнар, Кече Шәмәктә обелискны ремонтларга материаллар сатып алганнар.
    Узган елны Кече Шәмәктә зират коймасы ремонтланган, электр товарлары сатып алынган. Быел кое, Мәктәп урамында юл ремонтланган, Кече Бисәрдә зират әйләндереп алынган, урамнар төзекләндерелгән.
    “Агымдагы елның беренче кварталында 197800 сум җыелды, респуб­ликадан 791200 сум бүлеп бирелде. Юлларны тигезләү, аларны кардан чистарту, карт агачларны кисү, урманнарны яктырту, зиратларны коймалау – даими контрольдә”, –  дип уртаклашты Олы Шәмәк авыл җирлеге башлыгы Алексей Афанасьев. 

    Галина ТАҖЕТДИНОВА
    (Дәвамы бар) 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: