Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Үземнең туган ягымны яратам

    Мин Татарстан Республикасының Башчы авылында яшим.

    (Тәтеш, 2 февраль, “Тәтеш таңнары”, Ираида Гаврилова, Олы Тархан урта мәктәбе).

    Мин Татарстан Республикасының Башчы авылында яшим. Бездә табигать искиткеч! Буалар бар, янәшәдән Зөя елгасы ага. Анда балыклар, кыслалар бик күп. Яр буенда аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Кондызлар буа ясыйлар. Бездә авыл хуҗалыгы бик алга киткән. Крестьян-фермерлык хуҗалыгына Рима Гомәр кызы Сафиуллова җитәкчелек итә. Ул авылны төзекләндерүне кайгырт­кан. Чөнки бәхетле кешеләр тырышып эшли һәм табыш китерә. Авылда терлекчелек фермасы бар. Игенчеләр кырларда арыш, бодай, солы, чөгендер үстерә. Абыем Илгиз әлеге хуҗалыкта хезмәт куя. Ул үзенең эшеннән канәгать. Без бөтен гаиләбез белән бәрәңге, кәбестә, кишер үстерәбез. Мин табигатьне һәм Татарстан Респуб­ликасы кешеләрен яратам.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: