Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Злата җиңде

“Авангард” газетасы редакциясендә “Яңа ел кәефе” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

(Тәтеш, 18 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”) Узган елның декабрендә без “Тәтеш таңнары” сайтында фотоконкурс үткәрү турында игълан иткән идек. Анда 12 кеше катнашты. Әниләр, әтиләр, әбиләр һәм бабайлар фотоконкурска үзләренең төрле яшьтәге балаларының һәм оныкларының сурәтләрен җибәрделәр, һәм Яңа ел башланганчы ике көн алда җиңүчеләр билгеле булды.

Надежда Видманова һәм аның “Минем беренче Яңа ел” дигән фотоэше 1051 тавыш җыеп җиңү яулады. Икенче урында Ольга Опалева: аның “Пелагеюшка могҗизага ышана” дигән рәсеме өчен 900 кеше тавыш бирде. Өченче урында – Дарья Морозова, “Яңа ел могҗизасы” фотосурәте өчен сайтны күзәтеп барган 574 кеше тавыш бирде.

Барлык җиңүчеләр дә бил­геләп үткәнчә, алар өчен ­Россия төбәкләре һәм якын чит ил кешеләре тавыш биргән.

– Яңа ел бәйгесе турында социаль челтәрләрнең берсендәге “Тәтеш – “Авангард” газетасы” (@tetuch_awangard ) аккаунтыннан белдем. “Тәтеш таңнары” сайтында уза торган конкурсларда кызым Злата белән элек тә катнашкан булды, шулай да беренче тапкыр җиңүгә ирештек. Дөрес, бу юлы җиңәчәгебезгә ышандым, – дип уртаклашты Надежда ­Видманова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев