Үзләре җитештергән продукцияләрне чит илгә сатучы 530 эшкуарга республикабызда ярдәм күрсәтелгән
Илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында узган елда 94 компания экспортка эшли башлаган.
(Тәтеш, 26 февраль, “Тәтеш таңнары”). “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү” илкүләм проекты нигезендә, Татарстан Республикасында 2019 елда чит ил базарлары белән килешенеп эшләүче 530 эшкуарга булышлык күрсәтелгән. Моның белән бергә, 94 компания экспортка эшли башлаган. Бу предприятиеләр башка илләргә азык-төлек, төзелеш материаллары, медицина кирәк-яраклары сатуны тормышка ашыра.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын ташламалы финанс ярдәме белән тәэмин итү өчен 935 миллион сум, гарантияле ярдәм буларак 1,4 миллиард сум юнәлтелгән.
Татарстанда 2019 елда 60 меңнән күбрәк кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев