Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзләренең иң яхшы җырларын башкардылар

Тәтешлеләр Яр Чаллы шәһәрендә узган Татарстан Республикасы фин-угыр халыкларының “Без бер агач ботагы” республика фестивалендә ­катнаштылар.

(Тәтеш, 4 сентябрь, "Тәтеш таннары").Бәйрәмдә Татарстанның мордва җәмгыяте вәкилләре, шулай ук Россиянең барлык төбәкләреннән килгән кунаклар катнашты.

Фестиваль вакытында кулланма-гамәли бизәлеш сәнгате осталары ярминкәсе, халыкның этник бизәкләре булган сувенир әйберләр сату-күргәзмәсе, призлар уйнату һәм төрле мас­тер-класслар оештырылган иде. 
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узган фестивальне үткәрү аерым вакыйга булды. Кунаклар төрле халыкларның үзенчәлекле рецептлары буенча әзерләнгән милли ризыклардан авыз итә алдылар.
Урюм мәдәният йортының “Умарина” мордва халык ансамбле (җитәкчесе Анжелика Карягина) һәм Тәтеш районы мәдәният йортының “Келуня” вокаль ансамбле (җитәкчесе Ирина Николаева) бәйрәмдә катнашучыларны башка делегацияләр белән бергә Азатлык мәйданындагы амфитеатр сәхнәсендә үзләренең иң яхшы җырлары белән сөендерделәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев