Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Зур сугыш ялкыны аша

    Сталинград сугышы исеме астында тарихка кергән зур бәрелеш тәмамлануга җитмеш биш ел узды.

    "Көрән чума"га каршы совет армиясенең аяусыз көрәше 200 көн һәм төнгә сузыла. Хәтта хәзер дә әле бу канкойгыч сугышта һәлак булган кешеләрнең төгәл санын беркем дә әйтә алмый.
    Тумышлары белән Тәтеш районы Кече Бисәрдән булган җиде кеше Сталинград сугышында катнаша. Алар арасында 1910 елда туган, алты бала атасы Александр Михайлович Самаркин да бар. Сугышка кадәр ул туган авылында "Прожектор" колхозында тракторчы булып эшли. 1941 елның 3 декабрендә Кызыл Армия сафларына чакырыла. Аның фронт юлы Кутузов һәм Александр Невский полкының 18нче гвардия миномет Минск - Померанск Кызыл Байрак ордены составында уза. Язмыш кушуы буенча аның белән бер командага Зеленовкадан - "Авангард" колхозы бригадиры 1908 елгы Дмитрий Николаевич Митин да туры килә. Солдатларның икесе дә 1941 елның 8 декабрендә, халыкка "Катюша" буларак танылган Арск ракета артиллерия гвардия миномет дивизиясе формированиесе үзәгенә эләгә. Алар 208нче дивизиянең сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү взводы шоферлары итеп билгеләнәләр.
    Полк 1942 елның 11 февралендә көньякка юнәлә һәм Кырым өчен сугышларда югары маневрлык, җитезлелек һәм чыдамлылык күрсәтә, моның өчен 1942 елның 29 июнендә аңа Гвардия Кызыл Байрагы тапшырыла.
    Аннары 18нче миномет полкы Төньяк Кавказ, Көньяк-көнчыгыш фронтларда катнаша.
    Идел янындагы шәһәр өчен барган сугышларның беренче көне авыр була. Көндезләрен двигательләре эшләп торган машина кабиналарында кешеләр эсселектән һәм тузаннан хәлсезләнәләр. Болытсыз һава торышында ачык урын авиациягә дошманга каршы утлы нокта өчен разведка алып бару һәм урын алмаштыру мөмкинлеге бирә. Дивизияләрнең хәрби тәртибе һәм колонналары көн саен авиация һөҗүменә дучар була. Полкның сугышчан әзерлеге көннән-көн кими, һәм дивизияләрнең хәрби машиналарын ремонтлау өчен аларны Сталинград заводына җибәрергә дигән карар кабул ителә.
    Кыска вакыт эчендә полк­ның сугышчан әзерлеге торгызыла. Әмма бу вакытта Сталинградны бомбага тоту башлана. Гвардиячеләр 20 августта трактор заводы булган искиткеч шәһәрне күрсәләр, инде 27 августта аны танымыйлар. Ул ут белән чолганган була.
    Машиналарны рәткә китергәннән соң, полк гене­рал-майор Федор Толбухинның 57нче армиясе карамагына күчерелә. Аның бурычы көньяк барып керү юлы оборонасы була. Толбухин армиясе Ватан алдындагы үз бурычын намус белән үти һәм дошманның уй-ниятен юкка чыгара.
    Сталинградның көньяк читендәге бертуктаусыз 120 көн һәм төн барган сугышларга 18нче гвардия полкы солдатлары һәм офицерлары бирешмиләр.
    57нче армиянең артиллерия белән тәэмин итүдәге армия базасы Райгород поселогы янында була. Базадан артиллерия кирәк-ярак­лары 24 М-13 реактив снаряды алып, Александр Самаркин 1 октябрьдә машинада 207 һәм 208нче дивизия хәрби хәрәкәтләр алып барган Цаца авылына юл ала.
    Әлеге барлык вакыйгаларны 18нче ГМПның элекке комиссары, генерал-майор Леонид Немченко 1980 елның маенда "Кызыл Йолдыз" гәҗитендә басылган "Светлоярск чигендә" исемле язмада тулырак итеп бәян итә: "Татариядән чакырып алынган гвардия рядовое Александр Самаркин батырлык күрсәтте. Үз батареясенең утлы ноктага снаряд төягән машинасы белән барып җитәргә омтылып, ул көчле миномет уты астында калды. Мина кыйпылчыгы машина двигателенә эләкте. Сугышчы яраланды. Һәм менә, ничек кенә булса да снарядларны коткарып калыр өчен, ул аларны яна торган машинадан ала башлады. Әмма аның көче калмады. Ул аңын югалтты һәм машинасы белән бергә янды. Еллар үтә. Ләкин утлы еллар хатирәсен, фронт дуслыгын вакыт оныттыра алмый. Бу көннәр беркайчан да истән чыкмаячак".
    Үзенең сугышчан дустын һәм якташын Дмитрий Митин хутордан 400 метрда сугару каналы ярындагы куаклар арасына җирли. Әмма Трудолюбие хуто­рында җирләнүчеләр исемлегендә Александр Самаркин билгеләнеп үтелмәгән. Менә 75 ел инде ул Волгоград өлкәсе Светлоярск районы хуторында җирләнүче хәбәрсез югалган сугышчыларның берсе булып санала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: