Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зәй районында юл-транспорт һәлакәтендәге автобус һәм йөк машинасы йөртүчеләре тоткарланган

Татарстан Республикасы буенча Баш Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре йөк машинасы йөртүчесеннән сорау ала, калганнарыннан хәлләре яхшыргач алачаклар. (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Зәй районында булган юл-транспорт һәлакәтенә тарыган автобус һәм йөк машинасы йөртүчеләре тоткарланган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. "Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан...

Татарстан Республикасы буенча Баш Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре йөк машинасы йөртүчесеннән сорау ала, калганнарыннан хәлләре яхшыргач алачаклар. (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Зәй районында булган юл-транспорт һәлакәтенә тарыган автобус һәм йөк машинасы йөртүчеләре тоткарланган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. "Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре йөк машинасы йөртүчесеннән сорау ала. Калган ике машина йөртүче хастаханәдә, аларга карата процессуаль эшчәнлек алар терелеп чыккач башкарылачак", - диелгән ведомство хәбәрендә. Искәртеп үтик, Самарадан Ижауга бара торган пассажир автобусы бүген төнлә 00.37 сәгатьтә Зәйдән чыгу юлында һәлакәткә тарыган. Автобус һәм йөк машинасы бәрелешеп, 14 кеше һәлак була, 15е төрле җәрәхәтләр алган. Татарстан Президенты указы нигезендә, 2 июль республикада матәм көне дип игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев