Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнең кызлар – югарылыкта

Наталья Храменкова белән Виктория Хөсәенова үз үлчәү авырлыкларында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

(Тәтеш, 27 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш спортчылары яшүсмерләр арасында ирек­ле көрәш буенча Бөтенроссия ярышларында алтын медаль яуладылар.

Наталья Храменкова белән Виктория Хөсәенова үз үлчәү авырлыкларында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

– Безнең кызлар ышанычлы җиңү яуладылар һәм 2022 елга Россия Федерациясенең җыелма командасы составына сайлап алындылар, – дип хәбәр итте ТРның атказанган тренеры Сәгыйть Ибраһимов. – Хәзер алда торган халыкара ярышларга әзерләнәчәкләр.

Мамадышта узган ярышлар ТРның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, РФның физик культура һәм спорт отличнигы Илфат Кыям улы Имамиевка багышланган иде. Ярышта илнең 30 төбәгеннән килгән 140ка якын спортчы ­катнашкан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев