“Форпост” яшьләр (студентлар) һәм мәктәп отрядларының район Спартакиадасы булып узды
Спорт чарасында Тәтеш районындагы уку йортларыннан 9 команда катнашты.
(Тәтеш, 23 апрель, “Тәтеш таңнары”). “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында ГТО БФСКның 90 еллыгы уңаеннан “Форпост” яшьләр (студентлар) һәм мәктәп отрядларының район
Спартакиадасы булып узды. Спорт чарасында Тәтеш районындагы уку йортларыннан 9 команда катнашты.
Яшьләр атуда, йөгерүдә, күтәрелүдә һәм башка күнегүләрдә ярышты.
– Спартакиаданың максаты – җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп, студентлар һәм яшьләр оешмаларында катнашучыларны физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, яшьләргә сәламәт яшәү рәвешенә юнәлеш бирү, – диде районның “Форпост” директоры вазифасын башкаручы Алексей Абмаев.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча, Килдеш мәктәбеннән килүчеләр кече яшьтәге төркемдә җиңү яуладылар, Тәтештәге 2нче урта мәктәп командасы икенче булды, Олы Шәмәк мәктәбе командасы – өченче.
Олы яшьтәге төркемдә шәһәрдәге 1нче мәктәп яшьләренә тиңнәр булмады, икенче урынны гражданнарны яклау көллияте курсантлары алды, авыл хуҗалыгы техникумы командасы өченче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев