Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Идел I” җиңде

    Тәтештә Җиңү көненә багышланган мини-футбол буенча турнирда биш район командасы ­катнашты.

    (Тәтеш, 17 май, “Тәтеш таңнары", Руслан Багиров ).  Ярыш нәтиҗәләре буенча, Тәтештәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең беренче команда голкиперы Андрей Романов иң яхшы капкачы дип танылды. Шушы ук команданың капитаны Роман Шәмсетдинов иң яхшы һөҗүмче призын яулады. Команда буенча аның дусты Дмитрий Ратманов ярышның иң яхшы уенчысы призын алды. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең беренче команда егетләре өченче призерлар һәм истәлек медаленә ия булдылар, “Идел II” икенче урынны яулады. “Идел I” футболчылары күчмә Кубокка һәм беренче урын өчен медальгә лаек булды.

    “Мондый ярышлар матур гадәткә кертелер, аларда башка төбәкләрдән  килгән кунаклар да чыгыш ясар дип өметләнәбез. Җиңүчеләргә бүләкләрне Ульяновскидан эшкуар Улугбек Абдурахманов тапшырды”, – диде ярышның төп хөкемдары Валерий Кулаженков.
       

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: