Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Канәгатьлек белән күтәренке рухта

Бүген “Эшкә – велосипедта” Бөтенроссия акциясе уза.

Ул велосипед инфраструктурасы үсешенә юнәлтелә һәм ике тәгәрмәчле транспортта хәрәкәт итүнең уңайлы, тиз, сәламәтлек өчен файдалы һәм экологиягә зыян китермәвен күрсәтә.

Районда соңгы елларда традицион велоузышлар үтә, анда төрле буын тәтешлеләр – мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән алып өлкәннәргә кадәр җыела. Хәер, әлеге транспорт төрендә йөрергә яратучы кешеләрне шәһәр урамнарында гадәти көннәрдә дә очратырга мөмкин.

“Алтынчы ел инде җәйге айларда эшкә велосипедта барам һәм кайтам, – ди район электр челтәре хезмәткәре Зөлфия Хәйбуллина. – Һәм моның бары тик өстенлекләрен генә күрәм: кырык минутлык юлга нибары унбишне генә сарыф итәм, шул ук вакытта спорт белән дә шөгыльләнәм, хатын-кызлар өчен тагын бер файдасы – сатып алган азык-төлекне аркага асылган биштәргә салам. Һәм, әлбәттә, иң мөһиме – канәгатьлек хисләре белән бергә рух күтәренкелеге, көн буена җитәрлек уңай тәэсирләр дә алам”.
Галина ТАҖЕТДИНОВА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев