Казанның бадминтон үзәгендә 12-13 гыйнварда “Татарстанның бадминтон өметләре”нең дүртенче финал туры узды
Ярышларда 250дән артык спортчы катнашты.
(Тәтеш, 23 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). Казанның бадминтон үзәгендә 12-13 гыйнварда “Татарстанның бадминтон өметләре”нең дүртенче финал туры узды.
Ярышларда 250дән артык спортчы катнашты. Ярышлар ике яшь төркемендә узды: 2006-2007 елларда туучылар; 2008 һәм кечерәкләр; ялгыз, парлы, парлы һәм катнаш разрядларда. Тәтешле Софья Сергеева 2008 елда туганнар һәм аннан кечерәкләр яшь төркемендә хатын-кызлар ялгыз разрядында алтын медаль яулады, парлы разрядта да, катнаш разрядта да аңа тиңнәр булмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев