Марафон кысаларында лаеклы чыгыш ясады
Безнекеләрне бел!
(Тәтеш, 17 август, "Тәтеш таңнары"). Тәтешнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Ульяновскида узган юбилейлы ярым марафон кысаларында лаеклы чыгыш ясады.
Майя Таранова белән Евгений Понедельников бер чакрымга йөгерүдә җиңүчеләр булды, Алинә Гарифуллина һәм Никита Чайкин – икенче, Петр Ильмусев – өченче. Анастасия Ильмусева биш чакрымга йөгерүдә бронза бүләк яулады. Евгения Морозовага шушы ук ераклыкта пьедесталга күтәрелергә бер адым гына җитми калды. Яшьләрнең тренерлары – Рәшит Габдрахманов белән Анастасия Рипанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев