Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мәктәп укучылары баскетбол уйнадылар

Турнирда егетләрдән торган 10 команда һәм кызлардан 6 команда катнашты.

(Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Узган атнада “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасының район ярышлары булып узды.

Турнирда егетләрдән торган 10 команда һәм кызлардан 6 команда катнашты. Киеренке, кызу көрәш барышында Олы Тархан урта мәктәбе егетләре  бронза өчен көрәштә Килдеш командасын отып, өченче урынны алды.                                     
– Беренче урын өчен хәлиткеч очрашуда Тәтештәге 1нче урта мәктәп баскетболчылары Тоншерма вәкилләренең каршылык күрсәтүен җиңеп чыкты. Шәһәрдәге 1нче мәктәпне тәкъдим итүче Руслан Сурков егетләр арасында иң яхшы уенчы дип танылды. Олы Тархан урта мәктәбе вәкилләре командасы кызлар арасында икенче ел рәттән беренчелеккә иреште. Кис­кен көрәштә алар Тәтешнең 1нче урта мәктәбе баскетболчыларын җиңде. Бакырчы мәктәбе кызлары өченче урынны яулады. Шушы ук уку йортыннан Рәхимә Камалова кызлар арасында иң яхшы уенчы дип танылды. Гражданнарны яклау көллиятенең физик тәрбия бүлеге студентлары ярышларга хөкемдарлык итте, – дип сөйләде ярышларның баш хөкемдары Валерий Кулаженков. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X