Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мәргәнчеләребез – җиңүчеләр исәбендә

“Төлке өне”ндә узган Россиянең команда Чемпионаты нәтиҗәләре буенча, стендка атуда Татарстан җыелмасы берничә мөһим җиңүгә иреште.

(Тәтеш, 20 июнь, “Тәтеш таңнары", Татьяна Кузнецова). “Төлке өне”ндә узган Россиянең команда Чемпионаты нәтиҗәләре буенча, стендка атуда Татарстан җыелмасы берничә мөһим җиңүгә иреште.

Ярышлар хатын-кызлар “скит”ында көмеш алып килде. Альбина Шакирова, Ландыш Кварталова (тренерлары Андрей Кушагин) һәм Зилә Батыршина Мәскәү җыелмасыннан килгән җиңүчеләрдән калышып, тулаем алганда 537 очко җыйды. Татарстанның ир-егет­ләр җыелмасы мактау пьедесталыннан бер адымда, дүртенче урында финишка килде.

Бөтенроссия ярышларының шәхси зачетында Николай Теплый көмеш медаль яулады. Турнирның хатын-кызлар финалында катнашучы Алинә Фазылҗанова белән Ландыш Кварталова квалификацияләрнең ике көнлек нәтиҗәләре буенча 183 мишеньгә тидереп, 4 һәм 6нчы урыннарда финишка килде. 

Ландыш Кварталова һәм Айрат Шакиров катнаш командаларда “скит” күнегүендә икенче урынны алды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев