Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Спорт өлкәннәргә рух күтәренкелеге өсти

    Өлкәннәр көне җитәрәк “Барс” ССКда пенсионерларның “Өлкән буын” республика Спартакиадасының район этабы булды.

    (Тәтеш, 26 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Дартс, пневматик винтовкадан ату, өстәл теннисы һәм йөзү – болар лаеклы ялга чыккан тәтешлеләрнең сишәмбе көнне ярышкан спорт төрләре.

    Пенсионерларның “Өл­кән буын” Спартакиа­да­сы ел саен уза, һәм районыбызның өлкән кешеләре  анда актив катнаша. “Ярышлар өлкән яшьтәге кешеләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә даими җә­леп итү өчен үткәрелә. Тәтешлеләр һәрвакытта яхшы нәтиҗәләр күрсәтә”, – дип бил­геләп үтә ко­манданың тренеры Тать­яна Пет­рова. Дартс белән атуда барысы да диярлек ярышса, йөзү һәм өстәл теннисында – бик азлар гына көчләрен сынады. Сүз уңаеннан, ярышларда бары тик ике ир-ат – Виктор Гордеев белән Евгений ­Дубков кына катнашты. Тәтеш районының спорт җы­елмасы ­составына кер­гән На­талья Шлячковага көнләшеп карарга була. “Ярышларда катнашу кәефне яхшырта һәм рух күтәренкелеге өсти, картаерга вакыт калдырмый. Без балалар һәм онык­лар өчен үрнәк булып торабыз. Яшисе һәм тормыштан ямь табасы, киң күңелле, сәламәт буласы килә. Спортта мин 50 елдан артык, әлеге вакыт эчендә мускуллар чыныкты һәм хәтер яхшырды. Шулай да ярыш алдыннан күнегүләр ясарга кирәк, әлбәттә. Спорт белән шөгыльләнергәме яки юкмы, дип икеләнүчеләргә – һишчиксез барыгыз, бу күңелне күтәрә, ә бер-берең белән аралашу илһамландыра ­дия­се килә”, – ди ул. 

    Ярышларда катнашу­чы­лар­­ның барысы да шәһәрдәге ки­бетләрнең берсендә товар сатып алуга бүләк сертификаты алды, ә җиңүчеләр рай­оныбыз җыелмасы сос­тавына керәчәк һәм пенсионерларның “Өлкән буын” республика Спартакиадасы финалында ­катнашачак.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: