Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Татарстанлылар активында 4 медаль

    Ярышлар Мәскәү өлкәсендә узды.


    (Тәтеш, 25 июль, "Тәтеш таннары"). 
    Стендка ату буенча Россия Кубогының 7нче этабында “трап” күнегүләре нәтиҗәләре буенча татарстанлылар активында 4 медаль.

    Шәхси турнирда ике тәтешле алтын медаль яулады. Квалификация нәтиҗәләре буенча Сергей Глухов (тренеры Альберт Бәдретдинов) алда барды һәм ул финишка да беренче килде. Икенче урында – Геннадий Мамкин (тренеры Виктор Филиппов).
    Никита Костягин пьедесталдан бер адымда – 4нче  урын, Кирилл Багров (тренеры Виктор Филиппов) – 5нче урын.
    Команда турнирында Татарстан вәкилләре дә иң яхшылар рәтендә. Мактау пьедесталының югары баскычына Геннадий Мамкин, Сергей Глухов һәм Кирилл Багров күтәрелде. Егетләр өчесенә бергә 525 мөмкинлектән 483 мишеньгә тидерделәр, ә алтын матчта якташларыбыз Никита Костягинны, Александр Филипповны һәм ­Артем ­Молостовны җиңделәр. 
    Ярышлар Мәскәү өлкәсендә узды.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: