Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тәтеш районында футбол буенча турнир булып үтте

Кече Әтрәчтә "Нур" агрофирмасы" ҖЧҖ призына футбол буенча турнир булып үтте, ул Казанның Конфедерацияләр Кубогын уздыруга багышланган иде.

Анда Алабирде, Байраш, Кече Әтрәч һәм ир туганнар Салаватуллиннар командасы катнашты.
"Беренчелек өчен көрәш бик киеренке булды. Матчның язмышын бары тик пенальти генә хәл итә алды. Нәтиҗәдә җиңүче данын алабирделеләр яулады. Мактау пьедес­талының икенче баскычына "Ир туганнар Салаватуллиннар" командасы күтәрелде. "Бронза" турнир хуҗалары - "Кече Әтрәч" командасына насыйп булды. Мондый ярыш­лар сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерү өчен бик мөһим.
Футбол турнирын ел саен үткәрү тәкъдиме, көчле алкышлар белән хупланды", - дип хәбәр итте оештыручы һәм чараның иганәчесе, агрофирманың генераль директоры Радик Нургалиев. Футболчыларга Грамоталар һәм кыйммәтле призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев