Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тәтеш районының яшь спортчылары җиңел атлетика буенча уңышлы чыгыш ясады

Безнекеләрне бел.

(Тәтеш, 25 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).  Тәтеш районының яшь спортчылары җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады.

Евгения Морозова 3000 метрга йөгерүдә – беренче һәм 1500 метр ераклыкка йөгерүдә икенче урынны алды. Анастасия Ильмусева кызлар арасында 3000 метрга йөгерүдә җиңүче булды. Венера Камалова каршылыклар белән 2000 метрга йөгерүдә алдынгылар бишлегенә керде, Леонид Таранов шушы ук ераклыкта иң яхшылар унлыгында. Яшьләрнең тренеры – Рәшит Габдрахманов һәм Анастасия Рипанова.

Ярышлар 10нан 12 гыйнварга кадәр Яңа Чабаксарда узды, анда илнең 14 төбәгеннән 840тан күбрәк спортчы ­катнашты.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X