Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш “траншеячылары” пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде

    Алинә Әхәтова, Иулита Егорова һәм Мария Трофимованың турнир командасы көмеш медаль алып килде

     (Тәтеш, 12 сентябрь, «Тәтеш таңнары»). Тәтеш “траншеячылары” 19 яшькә кадәрге спортчылар арасында стендка ату буенча Россия шәхси-команда Беренчелегендә пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде.

    Александр Филиппов, Никита Костягин һәм Александр Железин Мәскәү командасының көмеш призерларын һәм Липецк өлкәсенең 12 мәргәнчесен 8 очкога узып китеп,  олимпия күнегүе “трап”та тулаем алганда 334 очко җыйдылар. Шәхси зачетта Александр Филиппов бронза медаль яулады. Татарстанның стендка ату мәктәбенә “трап”та Алинә Әхәтова, Иулита Егорова һәм Мария Трофимованың турнир командасы көмеш медаль алып килде. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: