Тәтешләр Бөтенроссия ярышларында катнашты
Балаларның тренеры Эльмира Мөхәммәтҗанова.
(Тәтеш, 23 февраль, «Тәтеш таннары»). Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр йөзү буенча Mad Wave Classic Бөтенроссия ярышларында катнашты.
Дарья Грошева 100 метр ераклыкка ирекле стильдә бронза медаль яулады. Константин Привалов, үзенең яшь булуына карамастан, олы яшьтәге төркемдә чыгыш ясады, ул барлык ераклыкларда югары нәтиҗәгә иреште һәм ярыш күрсәткечләре буенча алтын медаль белән бүләкләнде.
Балаларның тренеры Эльмира Мөхәммәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев