Тәтешләр спорт туризмы буенча “СТАРТ UР” республика ярышларының икенче этабында катнашты
Безнең яшь туристлар авыл зачетында 1нче урынны яулады.
(Тәтеш, 19 май, “Тәтеш таңнары"). Педагоглар Анна Осипова белән Дмитрий Никоноров җитәкчелегендәге өстәмә белем бирү үзәгенең туристлык берләшмәсе командасындагы балалар Татарстан Республикасы Биектау районының “Учак” республика белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә узган спорт туризмы буенча “СТАРТ UР” республика ярышларының икенче этабында катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, “Ераклык – төркемнәр” (14, 16 – 18 яшьтән кечерәкләр) төрендә балалар 3нче урынны алды, “Җәяүле – шәхси” төрдә команда зачетында да аларның шундый ук нәтиҗә. Безнең яшь туристлар авыл зачетында 1нче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев