Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тәтештәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасының шәхси беренчелегендә катнашты

Безнекеләрне бел

(Тәтеш, 13 декабрь, "Тәтеш таңнары).  әтештәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Казанда узган җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының шәхси беренчелегендә катнашты. Ярышларга 600гә якын яшь спортчы килде. 

Ярышның беренче көнендә Леонид Таранов 1500 метрга йөгерүдә көмеш медаль яулады. Ул икенче көнне дә каршылыклар белән 2000 метрга йөгерүдә җиңүче булды. Әлеге ераклык арасы тагын ике яшь спортчыга уңыш китерде: Венера Камалова ярышта өстен чыкты һәм әлеге төрдә ТРның бишенче тапкыр җиңүчесе булды, ә Варвара Танькова көмеш медаль алды. Ярышның өченче көне Евгений Понедельниковка 3000 метрга йөгерүдә көтеп алынган бронза медаль алып ­килде. Яшьләрнең тренерлары – ­­Рә­шит Габдрахманов һәм ­Анастасия ­Рипанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев