Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь тәтешлеләр уздырмады

Тәтеш спортчылары – тренер Анастасия Рипанова җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Яшел Үзән трейлы – 2019 балалар йөгерешендә барлык призлы урыннарны яулады.

 (Тәтеш, 27 июнь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш спортчылары – тренер Анастасия Рипанова җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Яшел Үзән трейлы – 2019 балалар йөгерешендә барлык призлы урыннарны яулады. Команданың тренеры Рәшит Габдрахманов мәгълүматлары буенча, Майя Таранова, Карина Абашева, Тать­яна Ханжина – кызлар арасында, Евгений Понедельников, Станислав Примышев һәм Петр Ильмусев  малайлар арасында иң тизләре булды. “Ылыслы урманда кисешкән урын буенча йөгерүне күздә тоткан  әлеге мавыктыргыч спорт төрендә Тәтешнең җиңел атлетчылары икенче ел рәттән актив катнаша. Ярыш трассасы 21,1; 10; 3 чакрым ераклыкка булды һәм 600 метрга – балалар старты. Көллият укытучысы Фәнис Гомәровны 21,1 чакрымга йөгерүдә җиденче урын алу нәтиҗәсе сөендерде”, – дип билгеләп үтте тренер.

Ярышлар 16 июньдә “Тимерлан” спорт чаралары кысаларында Яшел Үзәннең “Маяк” спорт комплексы ­территориясендә узды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X