Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Укытучыларның күпчелеге аңардан укыту алымнарын өйрәнгән

Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Григорий Землянский гомер иткән вакытта болай дигән: “Туган якларны калдырып киткән чакларда уйлар гел өйдә, Идел-ана турында гына иде”.

(Тәтеш, 24 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).
Сугыш Григорий Землянский  өчен 1944 елның сентябрендә башланган: шоферларның тизләтелгән уку курсларын тәмамлагач гаубица батареясенә эләккән, төзәүче булган.

Белоруссияне, Польшаны азат итүдә, Берлинны алудагы канкойгыч сугышларда катнашкан Григорий Федорович 1947 елда демобилизацияләнгән, Тәтешкә кайткан һәм һөнәр сайлау турында уйлый башлаган. Укытучы булырга хәл иткән һәм педагогия училищесына укырга кергән, аны 1950 елда тәмамлаган.
Сугыштан соңгы авыр елларда укытучылар җи­тешмәгәнлектән, эш эзләү проблемасы булмаган. Бер ел Тәтешнең балалар йортында хезмәт куйган, аннары Нармонка җидееллык мәктәбендә физика һәм математика укыткан. Бер үк вакытта педагогия институтында да укыган.

Григорий Федоровичны 1962 елда балалар йортына җитәкче итеп билгеләгәннәр. Педагогия коллективы анда өйдәге шикелле җылы мөнәсәбәт булдыру өчен барысын да эшләгән. Хезмәтне тәрбияләүгә зур игътибар бүлеп бирелгән. Балалар йортында столяр һәм тегү остаханәләре эшләгән, ярдәмче хуҗалык алып барылган, ул бала­лар йортында тәрбияләнү­­че­ләрне ит һәм яшелчә­ләр белән тәэмин иткән.

Балалар йорты 1967 ел­да ябылган, һәм ­Григорий Федорович совхоз-техни­кумда эшли башлаган. Пе­дагогларның күпчелеге укыту алымнарын аңардан өйрәнгән. 1973 елдан дә­ресләргә йөрү китабында аның дәресләре турында түбәндәге язма бар: “Класс эше игълан ителә, укучылар чакырыла, тормыш бе­лән тыгыз бәйләнешле булган мисаллар хәл ителә, ки­бетләрдәге үлчәүләрнең дөрес булмавы, никадәрле кү­ләмдә аерма барлыгы, кайларда сатучы алдап үл­чәве турында мисаллар китерелә. Бик кызыклы тәр­бия мизгелләре, ул укучылар күңелендә озак сакланыр”.

Григорий Землянский 1986 елда лаеклы ялга чыккан. Ул 2003 елда вафат булган.
Валентина Землянская, кызы: “Әти җиңел аралашучан кеше иде. Бакча белән шөгыльләнергә яратты. Нәрсә утыртса да, барысы да үсте. Әни белән алар бәхетле гомер кичерделәр. Әти үлгәч әни озак вакытлар һәр көнне әтинең каберенә барып йөрде, аны “Кадерле кешем” дип атап йөртте. Ул сугыш турында сөйләргә яратмады, шулай да Рейхстагка язып калдыра алуы белән ихластан горурланды. Әле тагын һәрбер солдатны саклаган үзенең командирын хөрмәт итте”.

Татьяна Поликарпова, элекке хезмәттәше: “Григорий Федорович җаваплы, төгәл, ярдәмчел, үз фәнен белүче кеше иде. Бер генә җыелыш, бер генә педагогия киңәшмәсе дә аның катнашыннан башка узмады. Аны ихтирам иттеләр”.

Милица Иванова, тәтешле: “Без Вахитов урамында күршеләр булып яшәдек. Григорий Федорович бакчачы-яшелчә үстерүче иде, ул әнием белән аралашты. Бик пөхтә булды. Балалар йортында укып чыгучыларның аның янына еш килеп йөрүләрен беләм”.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев