ТАССРның 100 еллыгына Татарстанда яңа парклар һәм спорт объектлары ачылачак

“Болар барысы да республика халкына лаеклы бүләк булачак”, – диде Татарстан Президенты.
ТАССРның 100 еллыгына Татарстанда яңа һәм социаль әһәмияткә ия мәдәният һәм спорт объектлары, парклар һәм скверлар ачылачак. “Алар республика халкы өчен менә дигән бүләк булачак”, – диде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында.
“ТАССРның 100 еллыгы – республика һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле вакыйга. 70 елын республика РСФСР составындагы автономия рәвешендә яшәде. Бу еллар эчендә икътисади үсештә алга зур ыргылыш ясалды. Кыска вакыт эчендә тулы бер сәнәгать тармагы булдырылды, авыл хуҗалыгының тотрыклы үсеше тәэмин ителде. Җәмгыятьнең социаль структурасында һәм милли мәдәнияттә әһәмиятле үзгәрешләр булды. Күпмилләтле республикада яшәүчеләрнең аерым ментальлеге формалаша башлады”, – диде Президент.
Автоном республика татар дәүләтчелеген үстерүнең бер формасына әверелде. Аның шартларында куәтле потенциал булдырылды, ул яңа Россия шартларында Татарстан уңышының нигезе булды. Юбилейга әзерлек республикада 2015 елда ук башланды. Республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек планы гамәлгә ашырыла. Бу эшне республика оештыру комитеты координацияли. Әзерлек барышында мөһим чаралар планы төзелде.
“Бу план халыкара һәм федераль проектларны үз эченә ала. Билгеләнгән зур халыкара чаралар арасында – бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре уеннары, “Россия – Ислам дөньясы” халыкара икътисади саммиты, ЮНЕСКО эгидасы астында “Мәдәниятләр күптөрлелеге – гуманитар иминлек факторы“ халыкара форумы һәм башка вакыйгалар көтелә”, – диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әһәмиятле объектлар, шул исәптән “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгенең күп функцияле бинасы төзелгән. Моннан тыш, юбилей елында Татарстан Милли китапханәсе яңа бина алачак, “Созвездие-Йолдызлык” театры урнашачак Алафузов театры бинасын ремонтлау тәмамланачак.
“Социаль әһәмиятле мәдәният һәм спорт өлкәсе объектларын, паркларны һәм скверларны ачу каралган. Болар барысы да республика халкына лаеклы бүләк булачак. ТАССРның 100 еллыгы Татарстан халкы өчен Татарстанның киләчәк үсеше өчен горурлык һәм этәргеч булып тора”, – дип йомгаклады Президент.
Фото: tatarstan.ru
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/16/191693/
-
6 декабрь 2019 - 06:46Безнең форпостчылар – республика Спартакиадасы призерлары Безнең форпостчылар – республика Спартакиадасы призерларыКазандагы “Елга аръягы” балалар сәламәтләндерү лагере базасында 22нән 24 ноябрьгә кадәр “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау оешмасының мәктәп укучылары һәм студентлар арасында республика Спартакиадасы узды.200
-
5 декабрь 2019 - 14:26Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уза.1700
-
5 декабрь 2019 - 12:06Бер җылы сүз һәм игътибар җитә Тәтеш районында игелекле, мәрхәмәтле кешеләр бик күп.1700
-
5 декабрь 2019 - 11:01Сәламәтлекләре буенча Түбән Тархан клубы директоры Миңзифа Галиуллова белән китапханәче Гүзәл Шәмсетдинова җирлек башлыгы Әнсар Айзатуллов белән бергә авылдагы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрнең өйләренә барган.1700
-
5 декабрь 2019 - 10:40Казан, Аргентина һәм Германия обсерваторияләрен бергә ЮНЕСКО исемлегенә кертәчәкләр Өч обсерваториянең барысына да Германия җиһазлары куелган.8200
-
5 декабрь 2019 - 09:55Туган җирен ярата Олытормылы Айрат Әхмәтҗанов – “Новая Заря” авыл хуҗалыгында яшь механизатор.4400
-
5 декабрь 2019 - 07:29Вазифага билгеләнү Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры була.1600
-
4 декабрь 2019 - 18:211600
-
4 декабрь 2019 - 16:19Оештырылган чараларны көчәйтү турында карар кабул ителде Экология куркынычсызлыгы, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиология иминлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында кимерүчеләр һәм табигать чыганагы аша тарала торган йогышлы чирләр белән көрәшү чараларын тикшерделәр.1200
-
4 декабрь 2019 - 10:02Ышанычлы, тырыш Байрашта яшәүче Талип Әминовның хезмәт стажы ярты гасырдан күбрәк тәшкил итә.8300
-
4 декабрь 2019 - 07:50Ягымлы һәм тыйраклар Редакциябезгә район авылларыннан хис-кичерешләрне белдергән матур эчтәлектәге хәбәрләр килеп тора.7100
-
4 декабрь 2019 - 06:08Синең исемең билгесез, батырлыгың үлемсез Бөек Ватан сугышы миллионлаган гомерне өзгән.7300
-
28 ноябрь 2019 - 10:29Әниләргә котлаулар
-
6 декабрь 2019 - 05:33Хезмәтләре дан һәм хөрмәткә лаекРайонда бүген авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын хөрмәтлиләр.900
-
9 ноябрь 2019 - 16:26Хуҗабикәләргә: Әгәр ялгыш кына пыяла әйберне ваттыгыз... Хуҗабикәләрнең күпчелеге өйдәге чисталык озаккарак сузылуын, тагын да тизрәк һәм сыйфатлырак итеп җыештырырга тели.69500
-
18 ноябрь 2019 - 06:37Кәбестә тозлыйбыз Ул 3 литрлы банкага хисапланган. Кәбестә – 2,5-3 кило, кишер – 3-4 данә, су – 2 литр, эре тоз – 3 аш кашыгы.49200
-
10 ноябрь 2019 - 14:15Авырулар дәваланырга тиеш Туберкулез – хроник инфекцияле чир, үпкә туберкулезы аның иң киң таралган төре булып тора.35700
-
24 ноябрь 2019 - 06:01“Минутка” пиццасы Кирәк: йомырка – 2 данә, майонез – 4 аш кашыгы, каймак – 4 аш кашыгы, он – 9 аш кашыгы, сыр – тәменчә, колбаса – чама белән, гөмбә – үзегез теләгәнчә, помидор – 1 данә.33800
-
22 ноябрь 2019 - 17:59Алтын әйберләрне чистартабыз Нык пычранган бизәнү әйберләрен түбәндәге ысул белән чистартып карагыз.33000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, РТ, Тетюшский район, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика