Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперативына грантны 70 миллионга кадәр арттырырга җыеналар
Быел авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү программасы буенча 35 миллион сум грантка дәгъва кылырга мөмкин булган.
Быел авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү программасы буенча 35 миллион сум грантка дәгъва кылырга мөмкин булган.
Киләсе елда Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү программасы буенча грантлар суммасы 35 миллионнан 70 миллионга кадәр артырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сөйләде.
Авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм итүне көчәйтү планы турында грант алучыларга сертификатлар тапшыру тантанасында республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.
“Киләчәк бердәм кооперативлар кулында. Кеше бер юнәлештә эшләргә һәм җитештергән продукциясен стату турында кайгырмаска тиеш. Кооперативлар сезне берләштерсен. Киләсе елга бу юнәлешне һичшиксез көчәйтәчәкбез”, - диде министр фермерларга.
Министр урынбасары Ришат Хәбипов әйткәнчә, быел авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү программасы буенча 35 миллион сумлык грантка дәгъва кылырга мөмкин булган.
“Кооператив 70 миллионга кадәр дәгъва кыла ала. Ләкин гариза бирүчеләр күп булу сәбәпле, быел без сумманы 35 миллионга кадәр генә билгеләдек. Кооперативларның авыл җирлегендә оешуын һәм аларга шәхси акчаның 40 процентын кертүне һәркемдә булдыра алмаганын исәпкә алдык. Шуңа күрә чикләүләр бар. Ягъни, 70 миллион грантка тагын 40 процент кирәк – бу 28 миллион сум шәхси акча дигән сүз. Ләкин куәтлерәк җиһазлар куярга ышандырган яңа оешкан кооперативлар бар. Без бер кооперативка бирелә торган грантлар суммасын арттырга уйлыйбыз”, - диде Ришат Хәбипов.
ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьне куллану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының 3 октябрьдә узган утырышында авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерергә кирәклеге турында комитет рәисе Таһир Һадиев әйткән иде.
“Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы продукциясенең шактый өлеше республикадан читтә эшкәртелә. Бу - без кулдан ычкындырган табыш. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын һәм агропаркларны үстерү актуаль бурыч”, - диде Таһир Һадиев.
2015 елдан алып республикада федераль үзәк катнашында “Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү” максатчан программасы тормышка ашырыла.
Республикада продукция әзерләү, эшкәртү һәм сату буенча барлыгы 193 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы оештырылган. Авылларда хуҗалыкның кече формаларына кредит бирү мәсьәләләрен чишү өчен, 14 авыл хуҗалыгы кредит кооперативлары теркәлгән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/04/172788/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 07:51Кош гриппы кешегә дә йогарга мөмкин. Сак булыгыз! Тәтеш районы территориясенә кош гриппы вирусы үтеп керү куркынычы бар.2200
-
15 август 2022 - 06:42Басуда да, ашханәдә дә ашаталар Район газетасы хәбәрчеләре “Новая Заря” һәм “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.2900
-
14 август 2022 - 14:39Кырларда мул уңыш сөендерә Район газетасы хәбәрчеләре “Новая Заря” һәм “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.10400
-
14 август 2022 - 11:48Уңыш – хезмәт сөюдә БДИ буенча 90 һәм аннан да югары балл җыйган Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучылары югары нәтиҗәләргә ничек ирешергә һәм аларның уңышларын ничек кабатларга икәнлеген сөйләделәр.9700
-
14 август 2022 - 10:03Төзүче һөнәре – җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе 14 август – Төзүчеләр көне11500
-
13 август 2022 - 14:26Бер минутны да югалтмыйча эшлиләр Район газетасы хәбәрчеләре “Новая Заря” һәм “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.18600
-
13 август 2022 - 12:07Аның өчен урак өсте – кызу эш вакыты Район газетасы хәбәрчеләре “Новая Заря” һәм “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.18900
-
13 август 2022 - 10:06Алексей Тихонов гомер буе спорт белән дус 13 август – Физкультурачылар көне.20100
-
13 август 2022 - 08:03Авыл хезмәтчәненә теләсә нинди техника буйсына Район газетасы хәбәрчеләре “Новая Заря” һәм “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.19800
-
13 август 2022 - 06:05Индексация бетерелми Гамәлдәге законнар нигезендә пенсия, хезмәт эшчәнлеген август, сентябрь яки гыйнвар айларында туктатуга карамастан, пенсионер эшләгән чорда булган барлык индексацияләрне исәпкә алып, тулы күләмдә түләнәчәк.18200
-
12 август 2022 - 14:31Механизаторның тракторы һәрчак әзер Район газетасы хәбәрчеләре “Новая Заря” һәм “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.22900
-
12 август 2022 - 12:29“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе бара Быел парта артына беренче тапкыр 160 беренче сыйныф укучысы утырачак.22800
-
2 август 2022 - 23:21Тәтеш. Һава десанты гаскәрләре көне.
-
14 август 2022 - 05:38Тәтеш районы башлыгы төзелеш тармагы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә14 август – Төзүчеләр көне.12200
-
21 июль 2022 - 13:39"Каенкай" балалар бакчасында җәйге чорда суда куркынычсызлык буенча чаралар үткәрелә Суда куркынычсыз тәртип-тормышның төп аспектларының берсе, аның белән педагоглар балаларын таныштырырга тиеш.72800
-
20 июль 2022 - 15:37Тәтеш муниципаль районына эш визиты белән Тимур СӨЛӘЙМАНОВ килде Тимур Җәүдәт улы яшьләр сәясәте учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты һәм "Чайка"балалар сәламәтләндерү лагерендә булды.68300
-
22 июль 2022 - 05:27Баланы дару белән тәэмин итәргә тиешләр (Тәтеш, 22 июль, “Тәтеш таңнары”).67600
-
5 август 2022 - 12:05Шәһәребез чиста булсын өчен Олена Мөхәммәтшина белән Марина Лизунова – үзенә бер төрле “күзгә күренми торган фронт хезмәткәрләре”: шәһәр урамнары аларның тырышып эшләве ярдәмендә чиста, ә паркта аллы-гөлле матур бакра чәчәкләре үсә.65100
-
28 июль 2022 - 12:02“Без һәрчак шулай бердәм” Түбән Тархан авылында мәчетне юып, аның тирә-ягын тәртипкә китергәннәр.62701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика