Виталий Мутко ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле чаралар турында сөйләде
Юбилейга әзерлек һәм аны уздыру чаралары планы 2019-2020 елларга исәпләнгән.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек планы дүрт бүлектән һәм 75 чарадан тора. Бу хакта бүген РФ вице-премьеры Виталий Мутко Казанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
“Татарстан федераль проектларны гамәлгә ашыру эшләрен актив алып бара. ТАССРның 100 еллыгы – федераль масштабтагы вакыйга. Татарстан мәгарифкә, спортка, икътисадка, фәнгә һәм мәдәнияткә зур өлеш кертә. 100 еллык юбилейны оештыру һәм уздыру республиканың танылган казанышларын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк”, – диде Виталий Мутко.
Вице-премьер әйтүенчә, план дүрт бүлектән торган 75 төп чараны үз эченә ала. Бу тантаналы бәйрәм чаралары: Казанда БДБ илләренең I уеннары, “Россия – Ислам дөньясы” халыкара икътисади саммиты, федераль Сабан туе. Икенче бүлек мәдәни үсешкә һәм социаль әһәмиятле вакыйгаларга багышланган.
Өченчесе фәнни, нәшрият һәм мәгълүмати проектлардан тора. Планның дүрттән бер өлеше төзелеш, ремонт һәм төзекләндерүгә кагыла. Тиздән Казан Изге Ана иконасы чиркәвен ачу тантанасы булачак, Казанда Җәмигъ мәчет төзелә башлаячак.
Планда социаль әһәмияткә ия учреждениеләрне төзү һәм ремонтлау каралган. Өстәмә рәвештә 180 объект әзерләнә. Бу – авыл клублары һәм балалар бакчаларын төзү һәм капиталь ремонтлау, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, спорт мәйданчыклары, чаңгы базалары һәм бассейннар төзү.
“План чаралары 2019-2020 елларга исәпләнгән. Вакыт алай ук аз түгел. Федераль хакимият үзен тыныч хис итә ала: Татарстан хакимияте – теләсә кайсы масштабтагы проектларны гамәлгә ашыра белгән профессионаллар командасы”, – дип йомгаклады Виталий Мутко.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/16/191688/
-
5 декабрь 2019 - 14:26Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уза.1700
-
5 декабрь 2019 - 12:06Бер җылы сүз һәм игътибар җитә Тәтеш районында игелекле, мәрхәмәтле кешеләр бик күп.1700
-
5 декабрь 2019 - 11:01Сәламәтлекләре буенча Түбән Тархан клубы директоры Миңзифа Галиуллова белән китапханәче Гүзәл Шәмсетдинова җирлек башлыгы Әнсар Айзатуллов белән бергә авылдагы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрнең өйләренә барган.1700
-
5 декабрь 2019 - 10:40Казан, Аргентина һәм Германия обсерваторияләрен бергә ЮНЕСКО исемлегенә кертәчәкләр Өч обсерваториянең барысына да Германия җиһазлары куелган.8100
-
5 декабрь 2019 - 09:55Туган җирен ярата Олытормылы Айрат Әхмәтҗанов – “Новая Заря” авыл хуҗалыгында яшь механизатор.4300
-
5 декабрь 2019 - 07:29Вазифага билгеләнү Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры була.1600
-
4 декабрь 2019 - 18:211600
-
4 декабрь 2019 - 16:19Оештырылган чараларны көчәйтү турында карар кабул ителде Экология куркынычсызлыгы, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиология иминлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында кимерүчеләр һәм табигать чыганагы аша тарала торган йогышлы чирләр белән көрәшү чараларын тикшерделәр.1200
-
4 декабрь 2019 - 10:02Ышанычлы, тырыш Байрашта яшәүче Талип Әминовның хезмәт стажы ярты гасырдан күбрәк тәшкил итә.8300
-
4 декабрь 2019 - 07:50Ягымлы һәм тыйраклар Редакциябезгә район авылларыннан хис-кичерешләрне белдергән матур эчтәлектәге хәбәрләр килеп тора.7100
-
4 декабрь 2019 - 06:08Синең исемең билгесез, батырлыгың үлемсез Бөек Ватан сугышы миллионлаган гомерне өзгән.7300
-
3 декабрь 2019 - 16:06Татарстан сыерларына «фитнес-браслетлар» кигезделәр Татарстанның Мамадыш районында “Азык-төлек программасы” агросәнәгать комплексында иң алдынгы яңалыкларның берсе буларак, һәр сыерның бозаулый торган вакытын сәгатенә кадәр төгәл күрсәтеп, ветеринар телефонына хәбәр җибәрә торган уникаль система керттеләр.9500
-
28 ноябрь 2019 - 10:29Әниләргә котлаулар
-
6 декабрь 2019 - 05:33Хезмәтләре дан һәм хөрмәткә лаекРайонда бүген авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын хөрмәтлиләр.400
-
9 ноябрь 2019 - 16:26Хуҗабикәләргә: Әгәр ялгыш кына пыяла әйберне ваттыгыз... Хуҗабикәләрнең күпчелеге өйдәге чисталык озаккарак сузылуын, тагын да тизрәк һәм сыйфатлырак итеп җыештырырга тели.69500
-
18 ноябрь 2019 - 06:37Кәбестә тозлыйбыз Ул 3 литрлы банкага хисапланган. Кәбестә – 2,5-3 кило, кишер – 3-4 данә, су – 2 литр, эре тоз – 3 аш кашыгы.49200
-
10 ноябрь 2019 - 14:15Авырулар дәваланырга тиеш Туберкулез – хроник инфекцияле чир, үпкә туберкулезы аның иң киң таралган төре булып тора.35700
-
24 ноябрь 2019 - 06:01“Минутка” пиццасы Кирәк: йомырка – 2 данә, майонез – 4 аш кашыгы, каймак – 4 аш кашыгы, он – 9 аш кашыгы, сыр – тәменчә, колбаса – чама белән, гөмбә – үзегез теләгәнчә, помидор – 1 данә.33800
-
22 ноябрь 2019 - 17:59Алтын әйберләрне чистартабыз Нык пычранган бизәнү әйберләрен түбәндәге ысул белән чистартып карагыз.33000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, РТ, Тетюшский район, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика