Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Михаил Васильевич ­Куприянов

ТАССРның 100 еллыгында без ­Тәтеш шәһәрендә һәм Тәтеш ягындагы мактау­лы гражданнарга багышланган зур булмаган ­язмалар ­циклын башлыйбыз.

(Тәтеш, 17 гыйнвар, "Тәтеш таңнары").

Совет рәссамы, график, карикатурачы, Кукрыниксларның иҗат коллективында катнашучы Михаил Васильевич ­Куприянов 1903 елның 8 (21) октябрендә ­Тәтештә туа.
Ташкенттагы Үзәк сәнгать уку остаханәсен һәм Югары сәнгать техник остаханәнең (ВХУТЕМАС) график факультетында укый. Максим Горький, Михаил Салтыков-Щедрин, Николай Гоголь, Николай Лесков әсәрләренә һәм башка әдәбият әһелләренә иллюстрацияләр, “Хакыйкать”, “ТАСС тәрәзәсе” гәҗитләре өчен карикатуралар ясый. “Таня”, “Фашист­ларның Новгородтан качуы” картиналарының, күп сандагы рәсемнәрнең һәм график эшләрнең, шаржларның авторы. 
Михаил Куприянов – СССРның халык рәссамы, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның сәнгать академиясе әгъзасы, Ленин премиясе, биш тапкыр Сталин премиясе, СССРның Дәүләт премиясе лауреаты. Ленин ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 1986 елда “Тәтеш шәһәренең Мактаулы гражданины” ­дигән исем бирелә. 
1991 елның 11 ноябрендә Мәскәүдә ­вафат була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X