Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Габдрахманов Рәхим Гариф улы

    Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.

     (Тәтеш, 12 февраль, “Тәтеш таңнары”). Хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Габдрахманов Рәхим Гариф улы 1935 елның 10 гыйнварында ТАССРның Яшел Үзән районында туа. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Олы Тархан районындагы гәҗит редакциясендә хатлар бүлеге мөдире булып эшли.  Келәш җидееллык мәктәбендә татар теле укытучысы һәм завуч, башкарма комитет рәисе урынбасары, халык мәгарифе бүлеге мөдире, халык депутатларының Тәтеш районы Советы башкарма комитеты секретаре, халык депутатларының Тәтеш районы Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, “Авангард” гәҗите мөхәррире була. 

    Районыбызның социаль өлкәсен үстерүгә, белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасын камилләштерүгә һәм ныгытуга, үсеп килүче буынны тәрбияләү эшенә зур өлеш кертә. “Мактау Билгесе” ордены, “Фидакарь хезмәт өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан” медале белән бүләкләнә,  “1973 елның социалистик ярыш җиңүчесе” билгесе, ВЛКСМ үзәк комитетының “В. И. Ленин исеме белән 60 ел” значогы,  Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, ТАССР Мәгариф министрлыгының һәм Татарстан өлкә комитеты мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Мактау грамотасы, “Һәрбер яшь эшчегә – урта белем” Бөтендөнья смотрының Татарстан Республикасы оештыру комитетының Мактау грамотасына лаек була. 2007 елда “Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины” ­дигән исем бирелә.
    2014 елда Тәтештә вафат була.

    Олег Евсеев материаллары буенча язылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: