Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Гасимов Әсхәт Гасим улы

Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.

(Тәтеш, 22 февраль, “Тәтеш таңнары”). Хезмәт ветераны, авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Респуб­ли­касының атказанган мәдәният хезмәткәре, комсомол, партия һәм хуҗалык эшчәне Гасимов Әсхәт Гасим улы 1941 елның 17 маенда ­ТАССРның  Сарман районында туа. 

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын, Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый. Сарман районында колхозда тракторчы, ВЛКСМның Тәтеш РК оештыру бүлеге мөдире, КПССның Тәтеш РК оештыру бүлеге инструкторы, КБО директоры, шәһәр башкарма комитеты рәисе, райплан рәисе, Тәтешнең райпо идарәсе рәисе, Тәтеш районы Советының эшләр белән идарә итүчесе, ТР Тәтеш районы администрациясе аппараты җитәкчесе – район Советы рәисе урынбасары булып эшли.
Гасимов Әсхәт Гасим улы шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертте. 

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, “Фидакарь хезмәт өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан” медале белән бүләкләнә. 
Берничә тапкыр Тәтеш районы Советы депутаты итеп сайлана. 

Лаеклы ялда буларак, район һәм шәһәр тормышында актив катнаша, шәһәрнең ветераннар советы рәисе була, Тәтеш муниципаль районының иҗтимагый совет әгъзасы булып тора. 

2010 елда “Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә. 

Олег Евсеев материаллары буенча язылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X