Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Ханжин Павел Семенович

    Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш ягының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.

    (Тәтеш, 25 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).  
    Советлар Союзы Герое, гвардия полковнигы ­Ханжин Павел Семенович 1924 елның 20 июнендә Тәтештә туа. Кече лейтенантлар курсын, Мәскәүдә В. И. Ленин исемендәге  хәрби-сәяси академияне тәмамлый.

    1941 елның 22 июненнән Кызыл Армия сафларында, 1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында хезмәт итә. Взвод командиры, разведка ротасы командиры була. Көнбатыш, Сталинград, Степной  һәм Воронеж фронтлары сос­тавында Мәскәү, Сталинград, Белгород – Харьков һөҗүм операциясендә катнаша. Пушкаревка авылы тирәсендә Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә, 1943 елның 24 сентябрендә елганың уң ярындагы  плацдармны яулап алуда катнаша, ике тәүлек дәвамында Павел Семенович Ханжин җитәкчелегендәге разведчиклар взводы полкның төп көчләре якынлашканчы оборонаны тота. Сугыштан соң Совет Армиясендә хезмәт итә. 201нче  тау-укчы дивизиянең  политбүлек начальнигы ярдәмчесе, мотоукчылар полкы ко­ман­диры урынбасары, хәрби частьнең сәяси бүлек баш­лыгы була. 1971 елдан – запаста. Дүшәнбе шәһәренең проектлау институтында инженер­ ­булып эшли. 

    Ленин ордены, ике тапкыр I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Таҗикстан Республикасының “Шараф”  ордены, медальләр белән бүләкләнә. 
    Тәтештәге 1нче урта мәктәп Павел Семенович ­Ханжин исемен йөртә.  1981 елда  “Тәтеш районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә.
    2007 елда Дүшәнбе шәһәрендә ­вафат була.

    Олег Евсеев материаллары буенча язылды

     


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: