Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Кондаков Валерьян Николаевич

Хөрмәтле укучылар, ТАССРның 100 еллыгында без ­Тәтеш шәһәрендә һәм Тәтеш ягындагы мактау­лы гражданнарга багышланган зур булмаган ­язмалар ­циклын башлыйбыз.

(Тәтеш, 21 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).

Сәламәтлек саклау хезмәткәре, РСФСРның атказанган табибы ­ТАССРның атказанган табибы Кондаков Валерьян Николаевич 1929 елда Казанда туа. 

Тәтештә – мәктәпне, 1953 елда Казан дәүләт медицина инс­титутының дәвалау факультетын тәмамлый. Укуын тәмамлаганнан соң Тәтешкә җибәрелә. 1953 елдан Тәтеш район үзәк хастаханәсендә табиб-отоларинголог, хирург, хирургия бүлеге мөдире булып эшли. Валерьян Николаевичның гомуми медицина стажы 50 ел.

Табигатьтән бирелгән күп төрле сәләткә ия Валерьян Николаевич музыка яраткан, фортепиано, аккордеон, кларнетта уйнаган. Туган якны өйрәнү белән мавыккан, Тәтеш районында медицинаны үстерү тарихын өйрәнгән. “Идел ярында шәһәр бар” дигән китап булдыруда һәм чыгаруда актив катнашкан. 
Берничә тапкыр халык депутатларының район һәм шәһәр Советларына депутат итеп сайланган. 1990-1995 елларда  Татарстан Рес­публикасы Югары Советының халык депутаты булган. Тәтеш районында медицинаны үстерүгә зур өлеш керткән. 

ТАССР һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Тәтешлеләр алдындагы аерым казанышлары өчен 2001 елда  “Тәтеш шәһәренең Мактаулы гражданины” дигән исем бирелгән. 2006 елда Тәтештә вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X