Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Королев Геннадий Петрович

Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.

(Тәтеш, 27 февраль, “Тәтеш таңнары”). Хезмәт ветераны, административ һәм хуҗалык хезмәткәре, иҗтимагыйчы Королев Геннадий Петрович 1936 елның 17 маенда ТАССРның Тәтеш районы Кече Шәмәк авылында  туа. 

Инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын ­тәмамлый. 
Хезмәт эшчәнлеген Тәтеш районы башкарма комитетының социаль тәэмин итү бүлеге инспекторы вазифасыннан башлый,  аннары баш инженер, Тәтешнең КБО директоры, “Союзтатгаз” трестының махсус монтаж участогы начальнигы, Тәтеш районы башкарма комитеты рәисе урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигының беренче урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшли. Куелган бурычларга ирешүдә тырышлык күрсәтә. Иҗтимагый зур эш башкара. Тәтеш районы ветераннар советы рәисе, Тәтеш муниципаль районының иҗтимагый совет әгъзасы була.
“Фидакарь хезмәт өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан” медале, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

2013 елда “Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә.
2016 елда вафат була. 


Олег Евсеев материаллары буенча язылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев