Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Напалкова Зинаида Станиславовна

Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш ягының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.

(Тәтеш, 26 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Мәгариф системасы хезмәткәре Напалкова Зинаида Станиславовна 1898 елда Стәрлетамак шәһәрендә туа. 

Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Тәтештәге ир-егетләр башлангыч мәктәбе, тарих, рус теле һәм әдәбия­ты укытучысы, Тәтеш педагогия училищесының уку бүлеге мөдире, аннары директоры булып эшли,  укыту-педагогия барышында бик яхшы оештыручы була. 
“Татарстан АССРның атказанган укытучысы” дигән мактау­лы исем бирелә, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 

1981 елда “Тәтеш шәһәренең һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә. 
1983 елда Тәтеш шәһәрендә ­вафат була.

Олег Евсеев материаллары буенча язылды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев