Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Нәфигыйн Рөстәм Абдулла улы

Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.

 (Тәтеш, 23 февраль, “Тәтеш таңнары”). Хезмәт ветераны, авыл хуҗалыгы тармагы, агросәнәгать һәм ягулык-энергетика комплексы хезмәткәре, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Нәфигыйн Рөстәм Абдулла улы 1946 елның 23 июнендә Олы Тарханда туа. Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 
Тәтеш мәдәният бүлегендә кино механигы, Тәтеш райпромкомбинатының Тархан кирпеч заводында слесарь, шофер, остаханә мөдире, баш инженер, Тархан “Сельхозтехника” бүлегендә мөдир булып эшли.
Мәскәүдә Кызыл мәйдандагы хәрби парадта катнаша. Тархан районының “Сельхозхимия” оешмасы рәисе, “Тәтешагропромхимия” оешмасы, “Татагрохимсервис”, “Тәтешнефтепродукт” җитәкчесе  була. Тәтешнең “Сельхозхимия” бүлеген булдыру башлангычында тора.  

“Фидакарь хезмәт өчен. В. И. Ленин тууына 100 ел тулу уңаеннан”, “Хезмәт батырлыгы өчен”, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медальләре, “РСФСР авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең социалистик ярыш отличнигы” күкрәк билгесе, ТР Президенты, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары,  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТАССР һәм ТРның “Татсельхозхимия” һәм “Татагропромхимия” берләшмәләренең Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары, МЦОС ЮНЕСКО Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Күп тапкырлар Тәтеш районы Советы депутаты итеп сайлана. Меценат ярдәме күрсәтә. 

2009 елда “Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә.

 

Олег Евсеев материаллары буенча язылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X