Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Офицеров Михаил Андреевич

Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.

(Тәтеш, 26 февраль, “Тәтеш таңнары”). Административ-­хуҗалык хезмәткәре, партия хез­мәткәре, галим – агроном Офицеров Михаил Андреевич 1935 елның 10 сентябрендә ТАССРның Куйбышев районында туа. Казан авыл хуҗалыгы инс­титутын, Мәскәү югары партия мәктәбен тәмамлый. Районның авыл хуҗалыгы инспекциясендә баш агроном, Югары Ослан районындагы колхозның тәҗрибә-күрсәтмә хуҗалыгында баш агроном, Мамадыш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә баш агроном, Мамадыш райкомында икенче секретарь була. Кукмараның производстволы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, КПССның Әгерҗе райкомының икенче секретаре, Әгерҗе районы Советы башкарма комитеты рәисе булып эшли.
1977 елдан алып 1988 елга кадәр  КПССның Тәтеш райком партиясенең беренче секретаре, аннары КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы партия комиссиясе рәисе, КПССның Тәтеш РК каршында эшләп килүче партия комиссиясе рәисе, ТР Милли банкының Тәтеш исәп-хисап кассасы үзәге начальнигы була.
Тәтеш районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә.
“Мактау билгесе” ордены, “Хезмәт батырлыгы өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен.  “В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан” медальләре, ТАССР, ТР Югары Советы Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 

2010 елда “Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә.
2017 елда вафат була.

Олег Евсеев материаллары буенча язылды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев