Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Трофимов ­Эдуард Петрович

ТАССРның 100 еллыгында без ­Тәтеш шәһәрендә һәм Тәтеш ягындагы мактау­лы гражданнарга багышланган зур булмаган ­язмалар ­циклын башлыйбыз.

(Тәтеш, 22 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).
Бөек Ватан сугышында катнашучы, гәҗитнең баш мөхәррире, милиция бүлеге җитәкчесе, иҗтимагыйчы, ветераннар советы рәисе Трофимов ­Эдуард Петрович 1925 елның 28 декабрендә Смоленск өлкәсендә туа. 1961 елда Мәскәү полиграфия институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында (1943-1945 еллар), Праганы  (Чехословакия) азат итү өчен сугышларда катнаша. 1952 елдан алып 1958 елга кадәр Совет – Әфган чигендә хезмәт итә. 1959 елдан 1962 елга кадәр Татарстан Республикасы Ютазы районының ВЛКСМ  район комитетының беренче секретаре була. 1963 елда Тәтешкә күченә.  Район “Авангард” гәҗите баш мөхәррире (1963-1969 еллар), Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигы (1969-1985 еллар), Тәтеш районы ветераннар советы рәисе, сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе булып эшли. Эдуард Петрович районның хокук саклау органнары системасын үстерүдә зур өлеш кертә. Ул  Бөек Ватан сугышы ветераннары советына, Тәтеш эчке эшләр бүлегенең ветераннар оешмасына җитәкчелек итә. Тәтештә аның катнашында Дан Монументы төзелә. III дәрәҗә Дан ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Октябрь Революциясе ордены, “Иҗтимагый танылу” Көмеш Йолдыз ордены, “Батырлык өчен”, “Сугышчан казанышлар өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре, РСФСР, ТАССР Эчке эшләр министрлыгы, Тәтеш районы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының ветеран оешмалары җитәкчелегенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнә.

Тәтешлеләр алдындагы аерым казанышлары өчен 2001 елда “Тәтеш районының  Мактау­лы гражданины” дигән исем бирелә. 
Трофимов ­Эдуард ­Пет­рович 2008 елда ­Тәтештә ­вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев