Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Заболотнова Римма ­Александровна

Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.

(Тәтеш, 20 февраль, “Тәтеш таңнары”). Мәгариф хезмәткәре, Татария АССРның атказанган укытучысы Заболотнова Римма ­Александровна 1927 елның 22 декабрендә Балык Бистәсендә туа. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый, тарихчы. Тәтеш һәм Чинчурино урта мәктәпләрендә укытучы, 91нче санлы балалар бакчасында тәрбияче, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының җәмгыять фәннәре укытучысы, ТР Тәтеш районы администрациясе башлыгы аппаратында социолог булып эшли. Татарстан Респуб­ликасының Мактау грамотасы, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. 
2009 елда “Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә. 
2012 елда Тәтештә вафат була.

Олег Евсеев материаллары буенча язылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X