Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Кемерово өлкәсендә балалар волейбол командасы утырган автобуска ут капкан

Гадәттән тыш хәл М53 «Байкал» трассасының 213нче чакрымында булган.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Кемерово өлкәсендә балалар волейбол командасы утырган автобуска ут капкан, дип хәбәр итә RT.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, М53 «Байкал» трассасының 213нче чакрымында Ханты-Мансийскидан кайтып килүче автобусның моторына ут капкан. Салонда барлыгы 11 кеше (автобус йөртүче, тугыз бала һәм аларны озата баручы) булган.
Янгынны сүндерү өчен ярдәм чакыртырга туры килмәгән - автобустагылар утны үз көчләре белән сүндергән. Беркем дә зыян күрмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев