Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Юл Һәлакәте кимегән

    Район полициясендә агымдагы елның ­узган биш аенда ­юлларда ­килеп чыккан фаҗигаләргә йомгак ясадылар.

    (Тәтеш, 30 июнь, “Тәтеш таңнары”). Район полициясендә агымдагы елның ­узган биш аенда ­юлларда ­килеп чыккан фаҗигаләргә йомгак ясадылар.

    Россия Эчке эшләр ми­нистрлыгының Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары буенча, районда барлыгы 70 механик юл-транспорт һә­лакәте булган, узган елның шушы вакытында – 90. 

    Юл-транспорт һәла­кә­тендә бер кеше зыян күргән. Узган елда ике юл-транспорт һәлакәте булган, анда ике кеше зыян күргән. 

    ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, 2 июньдә Тәтеш шәһәренең әйләнеп уза торган юлында туктатылган машинада Буа районында яшәүче кеше исерек килеш руль артына утырган булган. Тикшерү барышында шоферның элек тә сәрхүш килеш машина йөрткәне өчен админис­тратив җаваплылыкка тартылуы һәм йөртү хокукыннан мәхрүм ителүе ачык­ланган, хәзер аңа карата җи­наять-җәза бирелә торган гамәл составы карала. Җинаять эше ­кузгатылган.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: