Көн темасы

Яңалыклар

Барлыгы Яңалыклар
Татарстанда
2018 елның татар календаре тәкъдим ителде
Чарада 2019 елның татар календарена темалар тәкъдим ителде.
21:38 26.07.2017
Казанда "Йөрәкле шәһәр" гаилә фестивале уздырыла
Анда физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм ата-аналары төп кунак булачак.
21:19 26.07.2017
26 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Конгрессның чирек гасырлык юбилеена китап чыкты; Кытайга барып, рус телен өйрәтәчәкләр; Болгарда волонтерлар лагере ачыла.
21:00 26.07.2017
Казан юридик институтын быел 151 полиция офицеры тәмамлаган
Курсантларны укуларын уңышлы тәмамлаулары белән туганнары, дуслары һәм укытучыларыннан тыш, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та котлады.
20:39 26.07.2017
Түбән Кама районында балалар арбасы тартып барган хатын-кызны машина бәрдергән
Хатын-кыз урында ук вафат була, сигез айлык бала исән кала.
20:14 26.07.2017
Кытайга барып, укучыларны Казан университетына укырга керү өчен әзерләргә уйлыйлар
10-11 сыйныф укучылары рус телен өйрәнәчәк, шул рәвешле аларга Казанда элеккечә 10 айлык әзерлек курслары узарга туры килмәячәк.
19:25 26.07.2017
Кызларның армиядә хезмәт итү хокукы кысылган - Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Татьяна Москалькова кызлардан - очучы булырга теләүләре, әмма аларны училищега кабул итмәүләре турында мөрәҗәгатьләр кабул итә.
19:07 26.07.2017
Әлмәт районында, рульдә барганда, микроавтобус йөртүчесе үлә
Фаҗига Әлмәт – Урыссу маршруты буенча барган "Газель"дә була.
18:49 26.07.2017
Урыссу бистәсендә 3 мең фатир аерым җылыту системасына күчерелде
Район үзәгендә яшәүче якынча 290 фатир иясе әлегә аерым җылыту системасына күчү турындагы карарны кабул итмәгән.
18:32 26.07.2017
Россиядә бакчачылык турында канун кабул ителде
2019 елның 1 гыйнварыннан бакчачылык кишәрлекләрендә торак йорт төзергә һәм аны пастпортта яшәү урыны буларак күрсәтергә мөмкин булачак.
18:17 26.07.2017
Узган атнада, оешма ябылу яки "кыскартылу" сәбәпле, 104 татарстанлы эшсез калган
Агымдагы елның 25 июленә бирелгән мәгълүмат буенча, Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итү органнарында рәсми рәвештә 13062 эшсез кеше теркәлгән.
17:58 26.07.2017
Болгарда ЮНЕСКО химаясендә халыкара волонтерлар лагере ачылачак
Проектның максаты – Татарстанның мәдәни мирас объектларында волонтерлык хезмәтен алга этәрү.
17:41 26.07.2017
Россиялеләргә, тәмәке турындагы канунны бозган өчен, 60 млн. сумлык штраф салынган
Былтырның шул ук чорында 67 млн. сумлык штраф билгеләнгән була.
17:34 26.07.2017
Киләсе тәүлектә явым-төшем көтелми
Көндез температура +23...+28º градус булачак.
17:21 26.07.2017
Сөт җитештерү күләме арткан һәм кимегән районнар мәгълүм — исемлек
Республика буенча бүген 3751,1 тонна сөт савып алынган.
17:09 26.07.2017
Эчке эшләр министрлыгы балалар үлгән юл һәлакәтләре буенча тәүлек эчендә эш ачарга боерды
Министрлык башлыгы Владимир Колокольцев тикшерү органнары җитәкчеләренә әлеге боерыкны бүген җиткерде.
16:54 26.07.2017
Уку елы башына тәмәке тартуга каршы проектны хөкүмәткә тапшырачаклар
Проект илдә 2025 елга тәмәке куллануны киметүгә юнәлдерелгән.
16:43 26.07.2017
Минтимер Шәймиев Казан юридик институтын тәмамлаучыларга: Сезнең билгеләнеш – югары
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты 151 полиция офицерын олы хезмәт юлына озата.
16:29 26.07.2017
Суда үлүче балаларның саны, узган елга караганда, ике тапкырга кимегән – Юрий Венедиктов
Быелгы коену сезонында Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сигез баланы коткарып калган.
16:07 26.07.2017
Республикада 112 номерына шалтыратучының кайдалыгын билгеләүче система эшли башлады
Татарстанда координата буенча абонентның кайдалыгы турындагы мәгълүматны ике элемтә операторы гамәлгә ашыра.
15:54 26.07.2017
"Татар-информ"да ташламалы дару белән тәэмин итү турында сөйләячәкләр
Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
15:42 26.07.2017
"Ак Барс" хоккейчылары бүген беренче сезон алды матчын уздыра
Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре өчен матч алдыннан Әлмәттә экскурсия дә оештырылган.
15:33 26.07.2017
Коену сезоны башыннан Татарстан сулыкларында 28 кеше батып үлгән
Быелгы сезонда Татарстан сулыкларында 37 күңелсез хәл теркәлгән.
15:14 26.07.2017
Татарстанның 14 районында урманнарда янгын чыгу куркынычы саклана
Фаразлар Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча билгеләнгән.
15:05 26.07.2017
Әлмәттә быел 13 чакрым озынлыкта яңа тротуар салыначак
Төзекләндерү эшләре велосипед юллары төзелеше уңаеннан башланган.
14:52 26.07.2017
Футбол турниры вакытында куркынычсызлык тәэмин иткән Росгвардия вәкилләре бүләкләнде
Росгвардиянең сигез хезмәткәре сержанттан полициянең өлкән прапорщик дәрәҗәсенә күтәрелде.
14:34 26.07.2017
Дәүләт Думасы социаль челтәрләрдә яла яккан өчен штраф турында канун проектын карый
Социаль челтәрләрдә хокук бозучы контент һәм яла яккан өчен штрафлар турындагы канун проекты көзге сессиядә карала.
14:24 26.07.2017
"Кино вакыты" форумында Татарстан режиссерлары яңа проектлары белән таныштырачак
Форум XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында үткәреләчәк.
14:07 26.07.2017
Юлия Самойлова "Евровидение-2018" бәйгесендә чыгыш ясарга нияте барлыгын белдергән
Җырчы Россияне Лиссабонда узачак музыкаль бәйгедә катнашу өчен рәсми раслау көтә.
13:57 26.07.2017
Россиядә ял итү өчен иң популяр урыннар билгеле булды
Туризм буенча федераль агентлык, Сочи, Симферополь, Санкт-Петербург һәм Минеральные Водыны туристларның иң яраткан урыннары, дип атады.
13:47 26.07.2017