Без сине бик яратабыз

27.10.2017 13:22 | Котлыйбыз Принтерга

Без сине бик яратабыз
Келәштә яшәүче кадерле әниебез СӘГЫЕВА Фирдәнә Сөләйман кызының 27 октябрьдә күркәм юбилее. 
Газиз әниебез, тату-дус гаиләдә үстерүегез өчен, мең рәхмәт. Ничә яшьтә булуыбызга карамастан, әни җылысын тоеп яшәр өчен, әле ярый әни бу дөньяда син бар. Ходай сиңа татар хатын-кызларына хас түземлек, сөйкемлелек, эчкерсезлек биргән. Калган гомереңне әтиебез белән тигезлектә яшәп, сәламәтлектә, кадер-хөрмәттә гомер кичерсәгез иде. Без сине бик яратабыз. Өйгә дә син булган өчен кайтасы, пешергән тәмле ризыкларыңнан авыз итәсе килеп тора... Әни җылысы һәм назы безгә һәрвакытта кирәк. Озын гомерле бул – Кадерлебез!!!


Иң изге теләкләр белән, кызың Әнисә.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту