Бер кайгысыз үтсен гомерең

09.11.2017 09:39 | Котлыйбыз Принтерга

Бер кайгысыз үтсен гомерең
Олы Тарханда яшәүче кадерле әниебез, сөек­ле әбиебез ФАТКУЛЛИНА Зәйнәп Кыям кызын 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!
Тормышың һәрчак балкып торсын
Сәламәтлек, муллык, шатлык белән.
Ягымлы, шат булсын күңелең
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
 
Әни, күпме булса җирдә изге теләк,
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туар көннең һәрбер таңында.
Иң изге теләкләр белән, улларың Равил, Рамил, киленнәрең Фәһимә, Рәйхан, оныкларың Рафаэль, Резеда, Римма.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту