КФУның метеорология кафедрасы мөдире: Казанга суык көннәр килә

10.01.2018 09:07 | Җәмгыять Принтерга

КФУның метеорология кафедрасы мөдире: Казанга суык көннәр килә
13 һәм 14 гыйнвар көннәрендә төнге температура - 20 градуска кадәр җитәчәк.
Казанга суык көннәр килә. Төнге температура - 20 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Фаразлар буенча, бу атнаның җомгасыннан бик суык булачак. Бу хакта Казан Федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире сөйләде дип хәбәр итә уку йорты матбугат хезмәте.
 
Күптән түгел генә һава торышы җылы булганга күрә, киләсе көннәр бик суык тоелырга мөмкин дип белдерде кафедра мөдире.
 
13 һәм 14 гыйнвар көннәрендә төнге температура - 20 градуска кадәр җитәчәк.
 
Көндезге иң салкын һава торышы шимбә көненә туры киләчәк.
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту