Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык булуы турында кисәтә

10.01.2018 11:09 | Җәмгыять Принтерга

Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык булуы турында кисәтә
Бүген аязучан болытлы һава торышы саклана.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 10 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы саклана.
 
Республиканың күпчелек районнарында вакыты белән аз гына кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан исә. Юлларда бозлавык саклана.
 
Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы Татарстанда – -4..-9, Казанда - 5..-6 градус булачак.
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту