Тәтештә могҗизалар була

12.01.2018 10:39 | Җәмгыять Принтерга

Тәтештә могҗизалар була
Яңа ел алдыннан район гәҗите редакциясендә подписчиклар арасында призлар уйнатылды.
Аның шартлары буенча беренче приз – үтүк – фортуна яратучыга, гәҗитне 2017 елның 20 декабренә кадәр яздыручыга эләкте, ә электр чәйнегенә подпис­ка ункөнлегендә – 20нән 28 декабрьгә кадәр – абонемент рәсмиләштерүче иреште.
 
Акциянең 9 көне эчендә район гәҗитен 2018 елның беренче ярты еллыгына 400дән күбрәк кеше яздыр­ды. Шуның 38е, редакция­гә шалтыратып, лотереядә катнашырга теләк белдерде, ә үтүккә көндәшләр, әлбәттә, күбрәк булды – 96.
 
Безнең бөтен коллектив катнашындагы бәйрәмчә призлар уйнату мизгелләрен карап торырга,  озак еллар даими укучыларыбыз булып торган орлыкчылык инспекциясе хезмәткәрләрен дә чакырдык.
Отыш уйнатылган вакытта видеотөшерү дә алып барылды, сез аны безнең сайттан карый аласыз. Шулай итеп, җиңел кулдан кем отты соң?
 
Җыелучыларның көчле алкышлары астында үтүк Олы Шәмәктә яшәүче Галина Ермаковага насыйп булды, бу хакта без аңа шунда ук хәбәр дә иттек. Көтелмәгән шалтыратудан бераз каушап, приз артыннан бәйрәмнәрдән соң киләчәген әйтте.
 
Һәм кичә бәхетле ханымга бүләген тапшыру мөмкинлеге туды. Галина Николаевна 27 елдан күбрәк математика укытучысы булып эшләгән, күп еллардан бирле безнең даими укучыбыз булып тора. “Әле мәктәптә укыганда ук, әти-әниләр район гәҗитен яздыралар һәм районда ниләр баруын белү миңа да кызыклы иде, – дип искә алды ул очрашу вакытында. – Бу гадәт минем гаиләдә дә сакланды. Сайтны да күзәтеп барам, әмма типография буявы аңкып торган яңа килгән гәҗитне кулга алып уку, җанга рәхәт”.
 
Әлеге ханым үзе өчен район яңалыклары, гаилә парлары, хезмәттәшләренең, мәктәп укучыларының казанышлары, криминал турында уку кызыклы булуын яшермәде. Шулай да иң соңгы биттән башлый икән. “Кем туган көнен бәйрәм итүен, бәлки таныш­лар бардыр дип карыйм. Сату-алу баганасының да шулай ук файдасы тия”, – ди ул.
 
Призны кабул итеп, тыйнак ханым болай дип уртаклашты: “Отышта беренче тапкыр катнаштым һәм уңышлы булуына ышанып та җитмәдем, ләкин Яңа елда могҗизалар булуы  дөрес күрәсең”.
Электр чәйнегенә ия булган Рәмис Фаризовның да га­җәпләнүе чиктән тыш булды. “Бик шатмын”, – диде ул, баш мөхәррир Инга Сәфәрова кулыннан приз алып. 
 
2017 елның лотерея оты­шында җиңүчеләр билгеләнде, әмма мондый акцияләр матур гадәткә кертеләчәк, шулай булгач, башка язылучыларның да тагын бер тапкыр район “Тәтеш таңнары” (“Авангард”) гәҗите призына ия булу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. 


Галина ТАҖЕТДИНОВА, Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА фотосы


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту